Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буада бозау караучылар көненә 100 пар көлтә бәйли
Район хуҗалыклары алдында яшь бозауларга төрле дару үләннәреннән торган 236820 данә көлтә бәйләү бурычы тора.
(Буа, 12 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы терлекчеләре сыерларга файдалы үлән әзерлиләр, дип яза җирле газета.
Район хуҗалыклары алдында яшь бозауларга төрле дару үләннәреннән торган 236820 данә көлтә бәйләү бурычы тора.
- Май аенда әзерләгән көлтәләрнең сыйфаты бик яхшы була. Күбесе моңа ай башында ук кереште. Киптерү өчен абзарларны файдаланалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Дәүләтшин. Быел да бу эшкә беренчеләрдән булып “Дружба” агрофирмасының 3 номерлы филиалы терлекчеләре керешкәннәр. Без Толымбай товарлыклы-сөтчелек фермасына килгәндә бер төркем бозау караучылар кычыткан, әрем, ромашка белән көлтәләр бәйли иделәр. Монда да осталык кирәк икән. Светлана Архипова әйтүенчә, үләннәрнең бер үк зурлыкта өлгергәннәре генә сайлап алына.
Гөлира Хәйруллина, Эльвира Архипова, Гүзәл Мөлекова һәм Светлана Архипова яшь бозаулар карыйлар. Егерме елдан бирле яшь малларга көлтәләр бәйлиләр.
– Бер урында 40 ел эшлим. Тиздән 55 яшемне тутырам. Эшләтсәләр, эшлим әле,- ди үзенең төп хезмәтеннән тыш, көненә йөзәр пар көлтә бәйләүче Гөлира Хәйруллина.
Эльвираның әнисе Зөлфия апа да терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан.
-Күз курка, кулларыбыз эшли,- диләр кызлар елмаеп.
Былтыр 5 мең пар көлтә бәйләгәннәр. Аларны ремонтланган, мал абзарларында киптергәннәр.
Чималны да әллә каян барып, эзләп кайтасы түгел. Ул территориядәге бина янында үскән. Равил Каюмов чабып, ат белән кирәк кадәр күләмдә китереп тора, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз