news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада “Бию тыкрыгы” шәһәр фестиваль-конкурсы булды

Күчмә исемне 1 нче номерлы мәктәп йөртәчәк.

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Байрак”).  Татарстанның Буа шәһәрендә “Бию тыкрыгы” фестиваль-конкурсы үткәрелде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырып, Ял үзәгендә уздырылган конкурста быел бу күчмә исем 1 нче номерлы мәктәпкә бирелде. Тагын Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең һәм сәләтле балалар өчен эшли торган лицей-интернатның бию коллективлары дәгъва кылды. Алар төрле жанрдагы икешәр бию күрсәтте. Җиңүчеләргә диплом һәм күчмә символ тапшырылды, дип хәбәр итте Буа районының “Байрак” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot