news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада Батырлык ордены белән бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары белән баннерлар куелды

Буада Батырлык ордены белән бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары белән баннерлар куелды
Фото Буа муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Буаның үзәк урамнарында Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар портретлары белән баннерлар сериясе барлыкка килде. Район башлыгы Ранис Камартдиновка әлеге тәкъдим белән җирле активистлар мөрәҗәгать итте, ул идеяне хуплады. Бу хакта Буа муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без һәр портретны кую буенча хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре белән килештердек. Мондый үрнәкләр яшь буынга якташларының чын Герой булуларын аңласыннар өчен кирәк. Без Ватанны сагында торган Буа егетләре белән горурланабыз», - диде Ранис Камартдинов.

Хәзерге вакытта өч баннер урнаштырылган. Өлкән лейтенант Вадим Журавлев ике Батырлык ордены белән билгеләнгән, махсус операциядә беренче көннәреннән үк. Казан танк училищесын тәмамлаган егет взвод белән җитәкчелек итә. Вадим Журавлев махсус хәрби операция зонасында яралана, әмма дәваланудан соң яңадан махсус операциягә китә.

Гвардия ефрейторы Алмаз Баһаветдинов Батырлык орденын махсус операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм патриотлыгы өчен алды. Махсус хәрби операция зонасына ул шулай ук беренче көннәрдән үк китте, контракт имзаларга хәрбигәң әнисе тәкъдим итте, һәм ул уйлап та тормыйча риза булды.

Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр арасында Михаил Афанасьев та бар. Михаил Афанасьев батырларча 2022 елның мартында һәлак булды. Ул тәмамлаган мәктәптә истәлек тактасы урнаштырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100