news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада балаларны Коръән укырга һәм намаз тәртипләренә өйрәтәләр

“Хаҗилар” мәчетендә җәйге курслар башланды.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Буаның “Хаҗилар” мәчетендә җәйге курсларда иртәнге якта балаларны Коръән укырга, язарга, намаз тәртипләренә өйрәтәләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өйлә намазыннан соң, балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйныйлар. Курслар ай ахырына кадәр дәвам итәчәк, диелгән әеге хәбәрдә.

  • Татарстанда җәйге ял һәм балалар өчен чаралар йөздән артык мәчеттә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot