Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада балалар “Кеше-үрмәкүч” белән бергә Данис Каюмовка ярдәм иттеләр
Әти-әниләр, өлкәннәр ярдәмендә 10 мең сумга якын акча җыелган.
(Буа, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада балалар “Кеше-үрмәкүч” белән бергә Данис Каюмовка ярдәм иттеләр, дип яза җирле басма.
“Буа” сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан "Kinder Room" балалар уйнау павильонында кино герое “Кеше-үрмәкүч” балалар белән очрашты. Аның хуҗасы Норлат авылында яшәүче Данис Каюмовка операциядән соң кыйммәтле медицина аппараты сатып алуга ярдәм йөзеннән оештырды әлеге акцияне.
Әти-әниләр, өлкәннәр ярдәмендә 10 мең сумга якын акча җыелган. Аны Каюмовлар гаиләсенә тапшырачаклар. Данисның әнисе Алсу, әтисе Ранис битараф калмаган һәр кемгә мең рәхмәтле булуларын әйтәләр
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз