Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада балалар өчен ишегалларында күңел ачу уеннары оештырганнар
Чара балаларга командада эшләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районында «Гармония» социаль приюты белгечләре «Ишегалды күңел ачулары» чарасын уздырды. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Социаль хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, хәзер балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль челтәрләргә «бәйлелек» проблемасы бар. Балалар виртуаль дөньяга чума. Ишегалды уеннарының күбесе онытылган, балалар бәхәсләре ишетелми, кача-кача уйнаучы яшүсмерләр сирәк.
Чара балаларга командада эшләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк. Оештыручылар сөйләвенчә, вакыйгада катнашучылар күпсанлы кызыклы уеннар белән танышкан.
Чараның финалында балаларга сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләре белешмәлекләре өләштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз