news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада “авыр” гаиләләрдә рейдлар: 4 айлык сабый әнисенә кире кайтарылды

Анда 36 яшьлек әнигә 4 айлык сабыен кире кайтардылар.

(Буа, 6 август, "Татар-информ, "Байрак"). Буа районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары “авыр” гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормышын контрольдә тоталар. Бу уңайдан алар еш кына рейдларга чыгалар, дип яза җирле басма.

Анда 36 яшьлек әнигә 4 айлык сабыен кире кайтардылар. Аны әбисе карамагында берникадәр вакыт район дәваханәсендә дәвалаганнар. Әлегә кадәр ике баласына аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән ана хәзерге көндә акылга килгән: эчүдән туктаган, өен җыештырган, баласын тәрбияләргә уңайлыклар тудырган.

Тик мондый күңелле хәл барлык гаиләләрдә дә юк шул. 27 июльдән бүгенге көнгә кадәр генә гаиләләрдән 5 бала алынган. Ведомствоара комиссия сабыйларны газизләре белән калдыруны куркыныч дип санаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100