news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар

Буада алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар
Фото: https://buinsk-tat.ru/

Буада алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар. Тантаналы чара Буа театрында узды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Еллык эшкә йомгак ясау тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясенең агросәнәгать комплексы буенча генераль директоры урынбасары Камил Галиев катнашты.

Алдынгыларны муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов котлады. Ул агымдагы елда ирешелгән уңышлар турында сөйләде. 185 мең тонна ашлык суктырган Буа районы тулаем уңыш буенча беренчелекне яулады. Шулай ук шикәр чөгендере күрсәткеләре дә югары. Барлыгы 482 мең тонна баллы тамыр азыгы җыелган. Ит, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр калышмый.

Мондый уңышка үз өлешләрен керткән алдынгыларны бер-бер артлы сәхнәгә чакырып котладылар. Бүләкләү тантанасы Казан һәм Чабаксар артистлары башкаруында җырлар белән чиратлашып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100