news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада 9 кешене талпан тешләде

Шуларның өчесе – балалар

 (Казан, 1 август, “Татар-информ). Быел Буа районында 9 кешене талпан тешләде. Шуларның өчесе - балалар.
Зыян күрүчеләрнең берсе хезмәт вазифасы буенча урман полосасына баргач, икенчесе – пенсия яшендәге хатын-кыз бакчада чүп утаганда, калганнары (шул исәптән балалар да) табигатьтә ял иткәндә талпан һөҗүменә дучар булган. Хәзерге көндә аларның барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтелгән, дип яза “Байрак” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot