Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буада 87 яшьлек әбинең фатирына кереп, дүрт шешә алкоголь эчемлек урлаганнар
Буада яшәүче 1964 елгы ир-атка карата җинаять эше кузгатылды.
(Буа,11 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). Буа районы Кыят авылында 87 яшьлек әбинең ишеген ватып кергәннәр, дип яза җирле басма.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 сентябрь көнне полициягә Кыят авылыннан 1931 елгы әби мөрәҗәгать итә.
Ул квартирасының ишеген җимереп кереп, 4 шешә алкоголь эчемлек урлауларын хәбәр итә. Каракның шәхесе билгеле – ул Буада яшәүче 1964 елгы ир-ат. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз