Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада 38 яшьлек баш бухгалтер мошенниклыкта гаепләнә
Ул дәүләттән акча урлаган
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Буада 38 яшьлек хатын-кыз мошенниклыкта гаепләнде. Авыл хакимиятендә баш бухгалтер булып эшләүче Н., хезмәт урыныннан файдаланып, акча эшләргә уйлый. Ул үзенең һәм эшләми торган иренең гаиләгә керем суммасын азайтып күрсәткән белешмәләр әзерли. Әлеге ялган документлар белән ул халыкны социаль яклау бүлегенең һәм матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 15 номерлы бүлекчәсе хезмәткәрләрен алдый. Шулай итеп, Н. узган елның гыйнвар аеннан алып быелның февраленә кадәр республика бюджетыннан 10 мең сумнан күбрәк акча үзләштерә.
Судта мошенник Н. тулысынча үз гаебен таныды. Ул 5 ай сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде, дип белдерә “Байрак” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз