news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада 2016 елда гаиләләрен теркәгән соңгы парга район җитәкчелеге бүләк тапшырды

Районда былтыр барлыгы 173 пар рәсми рәвештә нихакларын теркәгән.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Буа районында 2016 елда барлыгы 173 пар рәсми рәвештә никахларын теркәгән. ЗАГСта никахларын теркәгән 21 яшьлек Сәйфулла Мифтахетдинов һәм 18 яшьлек Айгөл Кәримовалар иде, дип яза "Байрак" газетасы.

ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Мифтахетдиновларга гаиләнең беренче документын тапшырганнан соң аларга иң изге теләкләрен әти-әниләре, якыннары җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов тәбрикләп, бүләк тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot