news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада 104 яшьлек сугыш ветераны сайлау участогына килеп тавыш бирде

Буада 104 яшьлек сугыш ветераны сайлау участогына килеп тавыш бирде
Фото: Буа районы матбугат хезмәте

Бөек Ватан сугышы ветераны 104 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин Буада үз сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Ветеранның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар иде, ләкин ул бюллетеньне урнага төшерү өчен шәхсән үзе килгән. Аның өчен бу бәйрәм, дип яза «Татар-информ».

Ветеран һәркемгә үзенең гражданлык бурычын үтәргә кирәк, дип саный. «Сайлаулар - ул мөһим, бу безнең ил, без тавыш бирергә тиеш», - диде ветеран.

Рәүф Төхфәтуллинга гыйнварда 104 яшь тулды. Ветеран көн саен дөньяда ниләр барганын күзәтә һәм бөтен күңеле белән ил өчен борчыла.

«Татар-информ»га администрациядә сөйләүләренчә, Рәүф Төхвәтуллин ялгыз яши, аның өенә атнага берничә тапкыр социаль хезмәткәр килә, хуҗалык эшләрендә булыша. Туганнары да еш килә, мунчага алып баралар һәм йөреп кайтырга алып чыгалар. Ветеран үзе Скандинавия таяклары белән даими рәвештә паркка йөри.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100