Буада 1 мең сум штраф түләмәгән йөртүче арестка алынды
Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә арестка алынган.
(Буа, 18 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). Буада 1 мең сум штраф түләмәгән йөртүче арестка алынды, дип яза җирле басма.
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1978 елгы йөртүчегә иминлек каешын эләктермәгән өчен 1 мең сум штраф бирелгән булган. Ул үз вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә аның бу эше җәмәгать судына кадәр барып җиткән. Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә арестка алынган.
Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары йөртүчеләргә барлык штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.