news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа җырчысы I дәрәҗәдәге премия лауреаты булды

Фәния Исхакова үзбәк халык көе “Яр, яр” җырын башкарды.

(Буа, 24 октябрь, "Татар-информ", "Байрак").  Казанда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс узды. Анда Татарстаннан, Россиядән генә түгел, ә Һиндстаннан, Америкадан, Кытайдан килгән җырчылар Әлфия апа репертуарында булган җырларны башкардылар. Анда Буадан Фәния Исхакова да бар иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул үзбәк халык көе “Яр, яр” җырын башкарды һәм I дәрәҗәдәге премия лауреаты булды. Соңыннан ул Әлфия апаның кызы, әлеге фестиваль-конкурсны оештыручыларның берсе Зөлфия Нигъмәтҗанова белән аралашты һәм фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot