news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң, бер ир-ат туганы каршында батып үлгән

Ирнең апасы аның дуслары белән яр буенда эчеп утыруы хакында сөйләгән.

Буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң,  бер ир-ат туганы каршында батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер ир-ат буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң, апасының күз алдында суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтылар тирәсендә 112 бердәм номерына Түбән Сосна авылы янында бер ир-атның суга батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга 4нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Ирнең апасы аның дуслары белән яр буенда эчеп утыруы хакында сөйләгән. Шуннан соң ир бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарга уйлаган, суга кергән һәм биш метр йөзеп баргач, су төбенә киткән.

Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергән һәм яр буеннан 20 метр читтә алты метр тирәнлектә ир-атның мәетен табып алган. 35 яшьлек ирнең мәетен яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100