news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа янындагы кырда җир убылган

Һәлакәт урынына коткару хезмәткәрләре дә килгән.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Буа янындагы кырда җир убылган. Буадан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Урта Лашчы янындагы кырда зурлыгы 6x8x4 метр булган чокыр барлыкка килгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бу вакыйга турындагы мәгълүмат Буа районындагы ашыгыз хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына кичә 9.05 сәгатьтә килеп ирешә. Һәлакәт урынына 111 нче номерлы янгын сүндерүчеләрнең оператив төркеме килгән. Зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot