news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа якташлыгы идарә рәисе: Буа энциклопедиясе язылганда сыйфат һәм дөреслек максаты торды

Буа якташлыгы идарә рәисе: Буа энциклопедиясе язылганда сыйфат һәм дөреслек максаты торды
"Татар-информ" архивы

Буа энциклопедиясен эшләгәндә сыйфат һәм дөреслеккә зур игътибар бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында шушы хезмәтне тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Буа якташлыгы идарә рәисе Ирек Закиров әйтте.

Ул Буа турында беренче энциклопедия 2010 елда чыкканын искәртте. «Еллар узды, яңа шәхесләр, яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Берничә ел элек идарә утырышында энциклопедияне яңартырга кирәк дигән фикергә килдек. Моны якташлык җәмгыяте генә башкарып чыга алмый. Район ярдәме дә зур роль уйнады, тарихи, методик киңәшләр сорап, Татар энциклопедиясе институтына да мөрәҗәгать иттек», - диде Ирек Закиров.

Аның сүзләренчә, башта бу эшне ел-ел ярым эчендә башкарып чыгу ниятләнсә дә, эш озаграк дәвам иткән. «Җаваплылык зур, гади эш түгел, һәр шәхесне, һәр фактны җентекләп карап, беренче басмадагы кайбер ялгышларны төзәтеп, энциклопедия әзерләү 2,5 елга сузылды. Моңа үкенмибез, чөнки андый энциклопедия ел саен басылмый. Төп максат - сыйфат һәм дөреслек», - диде Ирек Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100