news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа якташлык җәмгыяте юбилеенда мондый берләшмәләрнең ни өчен кирәклеген аңлаттылар

Татарстанның иң актив якташлыкларының берсенә 25 ел тулды.

Буа якташлык җәмгыяте юбилеенда мондый берләшмәләрнең ни өчен кирәклеген аңлаттылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 3нче декабрь,”Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Бүген Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлык җәмгыятенең 25 еллыгына багышланган очрашу үтте. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.

Буа якташлыгы 1991нче елдан башлап, һәр елны очрашу үткәрә. Чараның Казан үзәгендәге "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтүе гадәткә кергән.

Быелгы очрашу Буа районы турындагы видеоязмаларны карау белән башланды, аннан соң район башлыгы Җәббаров Марат чыгыш ясады. Ул якташлык җәмгыятенә рәхмәтен белдерде: “Якташлык район үсешенә һәм регионара элемтәне устерүгә зур өлешен кертә. Безнең хезмәттәшлеккә 25 ел тулу – сезнең үз тамырларыгызны онытмавыгыз, туган як язмышы белән кызыксынуыгыз, хәтерне саклавыгызны күрсәтә. Сезнең изге гамәлләрегез, иҗтимагый-мәдәни эшчәнлегегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без сезнең белән горурланабыз! Бүгенге юбилей – олы юлның башы гына, дип ышынабыз!”

Марат Җәббаров яшь буалыларны да хәрәкәткә кушылырга чакырды, “Буага сезнең энергиягез, яңа карашларыгыз, акылыгыз кирәк,” – диде.

Буа якташлык җәмгыятен оештыруга 25 ел элек Зыятдинов Камил, Әхмәтҗанов Ислам, Садыйков Наил, Шагаиев Шамил, Гарифуллин Фаат кебек шәхесләр инициатива белдергән. Якташлык район җитәкчелеге белән берлектә эшли, хәйриячелек, ярдәм, Буа табигатен, тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Бала йортлары, картлар йортларына ярдәм күрсәтә, Буаның атаклы шәхесләренә һәйкәлләр куйдыра, зиратларны төзекләндерә, халыкның икътисади, иҗтимагый проблемаларын чишә.

Якташлык җәмгыятенең бүгенге җитәкчесе - Ирек Закиров. Үзенең чыгышында ул якташлык җәмгыятенең тарихын искә алды: “Беренче җыелыш 1991нче елның җәендә булды. 1992нче елның декабрендә узган икенче җыелышта якташлык җәмгыятен рәсми рәвештә теркәделәр, президент итеп мине сайладылар. Район җитәкчелеге белән бергә эшләдек. Ул вакытта Буа районы башлыгы булган Габделхәй Хәйруллов бик нык ярдәм итте. Аннан соң Әгъләм Сәдретдинов дәвере килде. Ул чорда да без районның кызу үсеш темпыннан калмаска тырыштык. Рафаэль Хаҗиәхмәт улы районның чын патриоты иде, аннан без гел хуплау алып тордык. Киң күңелле, чын интеллигент булган Азат Касыйм улы да зур ярдәм күрсәтте, һәр эштә үзе катнашты. Менә хәзер Марат Азат улының чираты. Без аның яшьлеге, яңа карашлары Буа якташлыгының уңышлы эшчәнлегенә ярдәм итәр диеп уйлыйбыз”.

“Буа якташлыгы ни өчен оешты?” дигән сорауга Ирек Мөнир улы үзенчә җавап бирә: “Мәхәббәт” дигән берләштерә торган сүз бар. Үзеңнең Ватаныңа, әти-әниеңә, тамырларыңа, авылыңа мәхәббәт. Һәм шушы хис безне яшәтә, бергә җыелырга, бер-береңне эзләргә, табарга ярдәм итә, туган районга кызыксыну уята”.

Якташлык җәмгыяте әгъзаларына, шул исәптән Ирек Закировка, районның иң яхшы укытучыларына Буа районы башлыгы рәхмәт хатлары тапшырылды. Буа якташлык җәмгыятен Татарстан якташлыклары вәкилләре дә котлап, бүләкләр тапшырды.

Якташлыкның юбилее булу белән бергә Буа дәүләт драма театрына да 100 ел тулуы игълан ителде, театр артистлары, шул исәптән Буа сатира театры артистлары да (“Килә ява, килә ява..” комедиясеннән өзек белән) чыгыш ясады.

Юбилей уңаеннан оештырылган концертта Фирзәр Мортазин, Динә һәм Рафаил Латыйповлар, Ринат Рәхмәтуллин, Рамилә Мөхәммәтҗанова, Буа районы җыр һәм бию коллективлары катнашты. Мең кешелек зал тулган, басып караучылар күп, араларында чакырылган кунаклар, буалылар, тамырлары буада булганнар һәм гади кызыксынучылар бар иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100