Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы дип табылды
Җиңүчеләргә 100-500 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Буа якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы дип табылды. Җиңүчегә ярты миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Бәйгедә барлыгы 23 якташлык җәмгыяте катнашты.
«Үзебез туып үскән кече Ватанга, авылларга, мәктәпкә, укытучыларга булган мәхәббәт безгә уңышка ирешергә ярдәм итә», — диде «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Закиров.
Актаныш һәм Әлки районы якташлык җәмгыятьләре икенче урынга лаек булды, аларга 300 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды. Өченче урынны яулаган Нурлат, Биектау һәм Апас якташлык җәмгыятьләре 200 мең сумга лаек булды.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, республика территориясендә бик күп якташлык җәмгыятьләре эшли, Казанда аларның саны — 38, Чаллыда 34кә җитә, әлеге җәмгыятьләр халык арасында зур эш башкара.
«Алар муниципаль районнар һәм авылларда туып үскән кешеләр белән дәүләт хакимияте органнары арасындагы үзара хезмәттәшлекне оештыруга гаять зур өлеш кертә. Район һәм авылларда бик күп чаралар үткәрәләр, зиратларны тәртипкә китерүдә катнашалар, истәлек такталары урнаштыралар, үзләренең якташлары һәм яшьләр белән очрашалар», — дип искәртте ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин журналистлар белән аралашканда.
Бәйге 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда муниципаль районнарның Казанда эшчәнлек алып бара торган якташлык җәмгыятьләре катнаша. Быел әлеге конкурста беренче тапкыр Чаллыдагы якташлык җәмгыятьләре дә катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз