news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа ветеринария техникумы махсус операция хәрбиләренә машина җибәрде

Буа ветеринария техникумы махсус операция хәрбиләренә машина җибәрде
Фотоны Әлфинур Йосыпова тәкъдим итте.

Буа ветеринария техникумы махсус операция зонасына «Шевроле Нива» автомобиле җибәрде. Оешма җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин сүзләренчә, хәрбиләргә машина җибәрү коллектив карар булган.

«Бу курсантлар машина йөртергә өйрәнә торган автомобиль иде. Студентлар капиталь ремонт ясады. Двигательне һәм башка запас частьләрне алыштырды. Өр-яңа машинага әйләнде. Безнең Буа егетләре җиңү белән әйләнеп кайтсын», - диде Гыйниятуллин.

Машина белән бергә маскировка челтәре дә җибәргәннәр. «Аны студентлар җәйге практика вакытында үрде. Уку башланды, һәм без бу эшне дәвам итәбез», - диде директор.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Әлфинур Йосыпова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100