Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буа ветераны 8 бала, 44 онык һәм 87 оныкчык тәрбияләгән

Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Татарстанның Буа районына эш сәфәре белән барды. Аксу авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков белән очрашу сәфәрнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды.
Котдус ага кунакларны, олы яшьтә булуына карамастан, аягүрә басып каршы алды. 98 яшендә ул дәртле, намаз укый, яңалыкларны кызыксынып карый һәм аралашырга һәрвакыт шат. Ләкин барыннан да бигрәк ул үзенең фронт бүләкләре белән түгел, ә гаиләсе белән горурлана.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте
«Безнең районда аннан байрак кеше юк. Котдус ага хатыны белән сигез бала үстергән. Бүген аның 44 оныгы һәм 87 оныкчыгы бар. Бөтен гаилә бергә җыелса - бу инде чын армия! Һәм ул үзе дә еш кына: «бу чын бәхет, берни белән дә алыштыргысыз байлык», - дип кабатлый.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте
Ветеранны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котдус Мөлеков ел саен Буада Җиңү парадына чыга, ә өйдә укучыларны каршы ала - үзе узган сугыш турында сөйли.
Аксуга сәфәреннән соң Максим Топилин Бөек Ватан сугышында катнашкан 105 яшьлек Рәүф Төхфәтуллин янына барды, ул Буаның үзендә яши. Ике очрашу да җылы атмосферада – хөрмәт, рәхмәт һәм тирән ихтирам белән узды.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Материал Наилә Хасибҗанова ярдәмендә әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз