news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа урамнарында рәссамнар борынгы йортларны һәм һәйкәлләрне киндер тукымага төшерә

Бакый Урманченың тууына 121 ел тулуга багышланган чарага Казаннан, Чуашстан һәм Мари Эль республикаларыннан 8 рәссам килде.

(Буа, 7 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа урамнарында мольберт белән рәссамнар пәйда булды. Бу максаттан туган якны өйрәнү музее Чабаксар шәһәрендә яшәп иҗат итүче Васил Заһретдинов белән берлектә пленар утырыш оештырды, дип яза җирле басма.

Бакый Урманченың тууына 121 ел тулуга багышланган чарага Казаннан, Чуашстан һәм Мари Эль республикаларыннан 8 рәссам килде. Бүген алар шәһәр урамнарына таралышып, борынгы йортларны – архитектура һәйкәлләрен киндер тукымага төшерделәр. Биш көн дәвамында алар Бакый Урманченың туган авылы Күл Черкенендә, Бәбкидә, башка җирләрдә булачаклар, 1 номерлы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар белән мастер-класс үткәрәчәкләр. Соңгы көндә кайбер эшләрен музейга бүләк итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot