news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа укучылары шәһәрлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәде

Акциядә 37 шәһәрле катнашты.

Буа укучылары шәһәрлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәде
buinsk-tat.ru

(Буа, 16 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буаның  2нче номерлы лицей укучылары “Тукта ВИЧ/СПИД” Бөтеньдөнья акциясеенә кушылды. Лицейның “Росток” отряды шәһәр урамнарында буалыларга ВИЧ-инфекция йоктырмау өчен үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген белүгә экспресс-тест үтәргә чакырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шулай ук акциядә катнашучылар “SаМоSтоятельные дети” проекты турында сөйләделәр. Күбесе, сәламәт яшәү рәвешен хуплап, проект белән кызыксынды, аларга сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәләр, ВИЧ турында кисәтүче буклетлар таратты.

Акциядә 37 шәһәрле катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot