news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа укучылары эшче һөнәрләр чемпионатлары этапларында уңышлы чыгыш ясады

Ветеринария техникумы укучылары призлы урыннар алды.

(Буа, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). Буалы укучылар ветеринарияне яхшы белә. Алар моны Казанда WorldSkills, Junior Skills – эшче һөнәрләр чемпионатларының региональ этапларында расладылар. Бу турыда җирле басма яза.

Ветеринария техникумының дүртенче курс студенты Надежда Мюллер былтыргы өченче урыннан ике баскычка күтәрелеп, беренче булды. Төркемдәше Дарья Трифонова икенче урын алды. Алда Надежданы сайлап алу туры көтә. Ул март аенда Бөек Новогород шәһәрендә булыр, дип планлаштырыла.

Быел ветеринария техникумы укытучылары кул астында шөгыльләнеп лицей-интернатның 8 сыйныф укучылары Аида Смирнова һәм Дарья Ефремова Junior Skills чемпионатының “Ветеринария” компетенциясендә көчләрен сынадылар. Аида аннан беренче урын белән кайтты.

WorldSkills хәрәкәтенең “Ветеринария” компетенциясе буенча баш эксперты Максим Мечов әйтүенчә, катнашучыларның барысы да конкурска җитди караганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot