news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа укучылары арасында коррупциягә каршы квест узган

Җидешәр 10 сыйныф укучысыннан торган алты команда тугыз этапта төрле сорауларга җаваплар биргән.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Коррупциягә каршы көрәш турында шәһәрнең кайсы мәктәп укучылары яхшырак белүен район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, район башкарма комитетының коррупцияггә каршы көрәш комиссиясе оештырган “Өлкән сыйныф укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш квесты”нда ачыкладылар, дип яза Буаның "Байрак" газетасы.

Җидешәр 10 сыйныф укучысыннан торган алты команда тугыз этапта төрле сорауларга җаваплар бирделәр, плакатлар да ясап килгән иделәр. Һәрберсе бәяләнде һәм барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары яулады. Икенчедә – 1 номерлы мәктәп, өченчедә - лицей-интернат командалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100