news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театрының иске бинасында Курчак театры ачарга җыеналар

Буа театрының иске бинасында Курчак театры ачарга җыеналар
Рамил Гали/архив

«Төбәктә татар балаларын һәм, гомумән, бөтен балаларны ил гражданнары итеп тәрбияли торган Яшьләр һәм курчак театры булырга тиеш. Бу минем күптәнге хыял», – диде Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев.

Әлеге курчак театры Образцов исемендәге дәүләт академия үзәк курчак театры белән берлектә эшләргә җыена.

«Образцов исемендәге дәүләт академия үзәк курчак театры белән уртак лаборатория үткәрергә җыенабыз. Алар үткәргән лабораториядә безнең егетләр укып кайттылар. Россиянең иң олпат балалар театры менә шундый эксперименталь курчак театры булдыру өстендә эшли», – ди Раил Садриев.

«Без биредә киләчәктә үзебезгә артистлар да, тамашачы да тәрбиялибез. Иң мөһиме - балаларны театр аша үткәреп милли рухта, татар рухында тәрбияләргә исәп», – дип өстәде ул.

Буа татар дәүләт драма театры яңа бинага күчкәч тә, аның иске бинасы коллективның базасы булып калачак. Чөнки яңа бинада цехлар өчен урын җитмәскә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot