news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк. Өч көн дәвамында – 14, 15, 16 гыйнварда Казанда «Дәрвиш» моноспектакленең икенче версиясе уйналды. Спектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

«Дәрвиш» спектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәновка багышланган. Спектакльнең бердәндер артисты – Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев үзе. Режиссеры – Тимур Кулов. «Дәрвиш» моноспектакле рус телендә чыкты. «Һөнәр» фестивалендә дә рус телендә күрсәтелде.

Әлеге спектакльне кую идеясе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыккан. Буа Нургали Хәсәновка багышланган фәнни-гамәли конференциядә моноспектакльнең эскиз вариантын да караган.

Казан гастрольләре алдыннан аның татарча версиясе әзерләнгән. Әсәрне журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗи тәрҗемә иткән. Татарча версиягә икенче линия - Раил Садриев линиясе өстәлгән.

Камил хәзрәт Камал театрына килеп спектакльнең татарча версиясен карады. Спектакльдән соң ул «Татар-информ» журналистына спектакль турында үзенең кайбер тәкъдимнәрен әйтәчәген белдерде.

«Мин спектакльне өч вариантта уйнарга булдым – русча, татарча Раил белән һәм татарча Раилсез. Өченчесе дин әһелләре өчен. Чөнки Раил өлешендәге кайбер әйберләр аларга ошамаска мөмкин», дип ачыклык кертте Раил Садриев.

«Тамашачыда Раилле варианты да кызыксындыру тудырды - күпләр шул вариант яклы. Мин уйный-уйный һаман эзләнәм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100