news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театрының "Урам себеркесе" комедиясе көтмәгәндә килгән дан куркыныч булуын кисәтә

Спектакльнең режиссеры Дамир Сәлимҗанов Татарстан өчен легендар Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы буларак кадерле.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Урам себеркесе" комедиясе көтмәгәндә килгән дан куркыныч булуын кисәтә. Гап-гади бер кешегә - урам себерүчегә бистәнең иң затлы урынында - мәйдан уртасына һәйкәл куйсалар ни була? Бүген Буа театры үз тамашачысына шушы темага уйланырга тәкъдим итте.

Театр Россиядә танылган булса да, Татарстан өчен моңарчы билгесез булып калган режиссер Дамир Сәлимҗанов куелышында премьера чыгарды. Спектакль “Урам себеркесе” дип атала. Авторы - Стәрлетамак драматургы Владимир Жеребцов.

Спектакльне Буа тамашачысы һәм театр белгечләре белән “Татар-информ” журналисты да карады.

Комедиянең төп герое - вокзалда урам себерүче Раил Шәйдуллинга төннәрдән бер төнне билгесез кешеләр һәйкәл куя. Раил үзе дә, дусты да, полиция дә, бистә башлыгы да баш вата - кем булыр бу һәм моның азагы ни белән бетәчәк. Әгәр һәйкәл аванс буларак куелган икән, Раилдән кем нәрсә көтә? Театр төп геройның төше дигән булып, сәясәткә дә кереп чыга. Президент куйдырткан икән, ләбаса, һәм ул Раилдән бөек эшләр көтә...

Сүз уңаеннан, урам себерүче Раилнең төшен театр белгечләре спектакльнең кульминациясе, дип билгеләп үтте һәм актуальлегенә басым ясады. Раил ролен актер Илфир Солтанов башкара.

“Һәйкәл” пьесасы буенча куелган “Урам себеркесе” комедиясе - Дамир Сәлимҗановның Татарстанда беренче эше. Дамир Сәлимҗанов Удмуртиянең “Парафраз” театрының сәнгать җитәкчесе. Әлеге режиссер Татарстан өчен легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы буларак кадерле.

Театр белгече Нияз Игъламов Дамир Сәлимҗановның хезмәтен югары бәяләде. “Дамир кебек режиссерлар, артистлар белән детальле эшләп, образларын барлыкка китерәләр. Биредә аның педагогик алымнары күренеп тора. Ул труппа өчен зур стимул булды. Кайбер артистлар минем өчен яңача ачылдылар. Элекке Буа театрының үз стиле иде. Монда бераз хаос иде. Монда Дамир Сәлимҗанов үз өстенә зур йөкләмә алды һәм аның спектакль чыгаруы бик файдалы булды”, - диде ул. Нияз бу театрда махсус белеме булган артистлар да булуын, аларның уены шомара баруын ассызыклады.

Дамир Сәлимҗанов кыска вакытта аралыгында Буа театрында ике спектакль чыгарды. Икенчесе - “Кияүдәге ялгыз хатын” дип атала. Аның авторы - Дамир Сәлимҗанов үзе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100