news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театрының «Шобага» документаль спектаклен тамашачы югары бәяләде

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале бара.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале кысаларында «Шобага» спектаклен күрсәтте.

Параллель сәхнәдә — Камал театрында якут спектакльләре баруына карамастан, зал рөхсәт ителгән кадәр тулы иде. Спектакль алдыннан Буа театрының ир-ат артистлары тамашачыны чәй белән сыйлады. 

Тимур Куловның «Шобага» спектакле мистик тарих дип бирелгән. Ул татар карчыкларының хикәяләреннән төзелгән мозаика. Сәхнә әсәре реаль интервьюларга нигезләнгән.

«Тимур Кулов әбиләр турындагы әсәрне әбиләрсез куярга уйлады. Безнең театрда өлкән артистлар да бик юк инде ул. Режиссер алдына фестиваль өчен дә булырлык, касса да җыярлык әсәр ясау бурычы куелды. Барып чыкты кебек», — диде Раил Садриев спектакль алдыннан булган пресс-конференциядә.

Карчыклар ахирәтләрен соңгы юлга озатырга киләләр һәм төне буе аны саклаганда үткәннәрен искә алалар. Аларның хатирәләрендә сугыш та, ачлык еллары да, мәхәббәтләре дә сыйган. Әсәр аутентик мизгелләр белән ныгытылган, йолалар, җыр-биюләр кертелгән.

Тамашачы әсәрне югары бәяләде. «ХХ гасырның беренче чирегендә туганнарның өстенә төшкән авырлыкларны — ачлык, колхозлаштыру, репресссияләр, сугыш, "җепшеклек" елларын халыкчан итеп ачып бирдегез», — диде әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова.

Казанда «Нәүрүз» театр фестивале бара. Бүген 11.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә Камал театрында ике кисәктән торган «Хуш, авылым!» спектакльләре күрсәтелә. Кич Гафури исемендәге Башкорт драмтеатры һәм Кучияк исемендәге Алтай драмтеатры спектакльләре күрсәтелә. Кабан күле буенча Әлмәт урам театры чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot