news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды

Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк.

Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында Буа дәүләт театрының зур гастрольләр туры башланып китте. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

“Безнең Оренбург гастрольләре Россиянең зур гастрольләр программасы ярдәмендә оештырылган. Анда өч спектакль күрсәтәбез дә, Казахстанга кереп китәчәкбез. Гастрольләр барлыгы 37 көн дәвам итәчәк”, - диде театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Буа театрының Казахстан гастрольләре Кустанай шәһәрендә башлана. Алга таба – Петропавловск, Күкчәтау, Астана, Караганда, Семей, Алма-Ата, Талдыкурган, Кызылорда, Актүбә, Уральск. “Иң күп спектакльләрне Карагандада күрсәтәбез, чөнки анда татарлар күп яши. Быел Казахстанның көньягына да чыгабыз. Былтыргы Казахстан гастрольләрендә ул якларга барып җитә алмаган идек. Казахстанның ун шәһәрендә спектакльләр күрсәткәч, биредәге гастрольләрне төгәлләп, Волгоград өлкәсенә чыгып, федераль трасса буйлап Кавказга төшәбез. Без Кабардино-Балкариягә чакырулы. Нальчик, Карачаевск шәһәрләрендә спектакльләр күрсәтеп, гастрольләребез Черкесск шәһәрендә тәмамлана”, - ди Раил Садриев.

Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк. Тамашачы соравы буенча өстәмә спектакльләр дә булырга мөмкин.

“Казахстанда акча эшләп булмый. Шуңа күрә анда бер артист та бармый. Әмма без барабыз. Чөнки без барган җирләргә 30 еллап татар театры килгәне юк. Мин былтыргы гастрольләрдән соң авыр булса да, өч-биш ел бу якларга барырга кирәк дигән карарга килдем. Халык татар мәдәниятенә бик сусаган. Яшь буын татарча белми, әмма алар әби-бабалары белән татарча спектакльләргә киләләр. Без синхрон тәрҗемә йөртәбез”, - ди Раил Садриев.

Гастрольләргә Буа театры коллективының унтугыз артисты һәм хезмәткәре ике автобус белән чыгып китә. “Көнгә ике-өч спектакль уйнау җиңел түгел, шуңа мөмкин кадәр төнге юлларга чыкмаска тырышабыз. Артистлар ял итәргә дә тиеш. Үзем дә сәхнәдә уйнагач аларның хәлен яхшы аңлыйм”, - ди театр директоры.

Театр гастрольләргә балалар өчен Дамир Сәлимҗанов пьесасы буенча куелган балалар курчак спектаклен һәм өлкәннәр өчен “Урам себеркесе” белән “Кодалар-кодачалар” спектакльләрен алып чыккан.

Гастрольләргә 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100