news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театрының 100 еллык юбилее дәвам итә – Раил Садриев

Казанда Буа драма театры гастрольләре башлана.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 13 гыйнварда Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Кияүләр” спектакле белән Буа драма театрының Казан гастрольләре башланып китә.

Гастроль афишасында өч спектакль. 14 гыйнварда кече сәхнәдә – Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясе, 15 гыйнварда – С.Латыйповның “Кодалар-кодачалар”. Әлеге гастрольләр белән Буа театры 2016 елда ук башланган юбилей чараларын дәвам итә. “Без йөз еллыгыбызны үткәрәбез, – ди Буа дәүләт театрының җитәкчесе Раил Садриев. – Быел Мәскәүдә дә, Себердә дә булырга ниятлибез. Юбилее елыбыз 22 декабрьдә “Пирамида”да зур тантана белән төгәлләнәчәк”.

Буа театры тарихыннан. Буа шәһәрендә беренче спектакль 1917 елның 4 маенда укытучы Мифтахетдинов җитәкчелегендә куелган. Революциядән соң шәһәргә артистларның тулы иҗат труппасы килә. Аның составында Камал I, Камал II, Гөлсем һәм Бари Болгарский, Шакир Саминский, Галия Камская, Ситдик Айдарский, Зөләйха Богдановалар була. Театр үсешенә композитор һәм музыкант Фәйзи Биккинин зур өлеш кертә. 1918 елда Салих Сәйдәшев белән Айдаров Буага килеп сәнгать мәктәбе һәм театр ачалар. Анда Бари Тарханов, Зөләйха Богданова, Гөлсем Кайбицкаялар эшли. 1924 елда Буада театр бинасы төзелә. Буа җирлегендә театр 2002 елның 16 февралендә - Раил Садриев, энтузиастларны җыеп, “Гөргери кияүләре”н сәхнәләштерә башлагач, яңа сулыш ала. 2007 елның 30 мартында Буа дәүләт драма театры оештырылуы турында Указга кул куела.

Игътибар! 13 гыйнвар көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Буа театрының “Кияүләр” спектаклен онлайн трансляцияләчәк. 

"Ул минем үзем куйган спектаклем. Үзем уйныйм да, – ди Раил Садриев. – Спектакльләргә билетлар әйбәт сатыла. 85 проценты сатылып бетте”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100