Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа театры зур гастрольләргә чыга
Театр тамашачыларга төрле жанрдагы спектакльләр тәкъдим итәчәк.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 23 сентябрьдән 26 октябрьгә кадәр Буа театры Оренбургка, Казахстан, Кабардино-Балкария һәм Карачево-Черкесия республикаларына зур гастрольләргә чыга. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен Я.Дрейлих куелышында “Перекресток снов” (авторы Д. Сәлимҗанов) курчак спектакле; 5-11 класс укучыларына А.Чехов хикәяләре буенча Т.Кулова куелышында “В футляре” әсәре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява...”, С.Латыйповның Айрат Зарипов куелышында “Кодалар-кодачалар” комедияләре күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз