news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара

“Бәхеткә юл кайда?” Зифа Кадыйрованың сәхнәләштерелгән дүртенче әсәре булачак.

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара
архив/Яков Абрамов

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда” әсәрен сәхнәләштерә башлады. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда?” әсәре буенча инсценировканы драматург Хәбир Ибраһим язган. Спектакльне Татарстанның халык артисты, Кариев театры артисты Илфат Камалиев куя.

“Зифа Кадыйрованың үзе белән килештек. 7 гыйнвардан эшли башладык. 20 гыйнвар көнне сәнгать советы кабул итәчәк. 29 гыйнварда Буада премьера булачак”, - диде Раил Садриев.

“Бәхеткә юл кайда?” Зифа Кадыйрованың сәхнәләштерелгән дүртенче әсәре булачак. Язучының ике әсәре Чаллы татар дәүләт театрында, берсе Әлмәт татар дәүләт драма театрында бара. Язучының “Сөмбел” әсәре буенча Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot