news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры яңа сезонын 28 августта ача

Буа дәүләт драма театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгән.

Буа театры яңа сезонын 28 августта ача
Рамил Гали/архив

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Буа дәүләт театры яңа сезонын 28 августта ача. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Буа дәүләт драма театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгән.

Әлеге пьесаны Мирсәй Әмирнең 1943-44 елларда Толымбай авылына килеп язган. «Пьесаның геройлары безнең авыл кешеләре. Әсәрнең төп герое Фатыйма да безнең Фатыйма апа Вилданова», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

Спектакльнең режиссеры — Тимур Кулов.

Спектакль Буа театрында 19.00 сәгатьтә башлана. 


news_right_1
news_right_2
news_bot