news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры яңа сезонны Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакль премьерасы белән ача

Артистларга танылган режиссер белән эшләү ошаган.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Буа дәүләт драма театры быелгы сезонны Зөлфәт Хәким пьесасы буенча  Г. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган   “Килә ява, килә ява”  спектакле белән ачарга җыена, дип яза "Байрак" газетасы.  Рольләрдә – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев үзе, Илсур Мортаза, Гөлзада Камәртдинова, Әнисә Сәгыева, Илфир Солтанов, Булат Гыйлаҗев. 

Фәрит Бикчәнтәевнең буалылар белән беренче “коймагы” бу, ләкин төерле булмаска тиеш, ди артистлар үзләре. Аларга танылган режиссер белән эшләү ошаган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100