news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры волонтерлар эзли

Волонтерлар май аенда Буа шәһәрендә үтәчәк “Диалог киңлегендә” III халыкара милли театрлар фестивале өчен кирәк.

Буа театры волонтерлар эзли
архив

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры “Диалог киңлегендә” халыкара милли театрлар фестиваленә волонтерлар эзли. Бу хакта театр директоры Раил Садриев хәбәр итә.

“Диалог киңлегендә” III халыкара милли театрлар фестивале 11 – 20 май көннәрендә Буа шәһәрендә үтәчәк. Фестиваль кысаларында Россиянең атказанган артисты Юрий Гальцевның “Иҗат кичәсе” дә үтә.

Волонтерлар фестивальгә чакырылган артистларны озатып йөриячәк, спектакль барганда тамашачыны каршы алачак һәм башка шундый эшләрдә театрга ярдәм итәчә.

Үз теләкләре белән театрга ярдәм итәргә алынучылар арасыннан чит тел белүчеләргә өстенлек бирелә. Яшь чикләре 18 – 30 дип билгеләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot