news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Толымбай халкына багышланган “Тормыш” җыры драмасын куя

Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Буа театры Толымбай халкына багышланган “Тормыш” җыры драмасын куя
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры татар әдәбияты тарихына кергән якташы турындагы драманы сәхнәләштерә – театрда Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасы буенча репетицияләр башланган. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.

“Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасы минем туган авылым Толымбай кешеләре турында. Ул аны авылга 1943-44 елларда килеп язган. Әсәрнең төп герое Фатыйма да безнең Фатыйма апа Вилданова”, - ди Раил Садриев.

“Тормыш җыры” драмасы – язучының иң популяр әсәрләренең берсе. Спектакльнең җырлары Әлфия Авзалова, Зифа Басыйроваларның репертуарына кереп аерым тормыш белән дә яшәде.

Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Раил Садриев спектакльне апрель аенда Казанга алып килергә вәгъдә итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100