news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры спектакль һәм эскизларын музейларда да күрсәтәчәк

Буа театры театрлар белән музейлар дуслыгын ассызыклаган «Мәдәни друза: Апас-Тәтеш-Буа» проекты кысаларында утарларда театр эскизлары күрсәтәчәк.

«Буа театры икенче ел РФ Мәдәният министрлыгының «Утарларда театр-2022» федераль программасы кысаларында эшли», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Буа театры Апас, Тәтеш һәм Буа районнарындагы утарларны берләштергән проект нигезендә эшли. Программада Тәтешнең Молоствовлар утары, Буа районының Адав-Толымбай утары һәм Апасның туган якны өйрәнү музее катнаша.

Буа театры спектакльләре һәм «Буа талиясе» театраль лабораториясе эскизлары традицион булмаган урыннарда – әлеге утарларда табигый декорацияләрдә күрсәтелер дип планлаштырыла.

Проектның максаты – театрның утар музейлары комплексы белән арадашлыгы.

Проект кысаларында «Утарның яңа тормышында театрның драйверлыгы» темасына түгәрәк өстәл каралган. Утырышта сәнгать өлкәсендә проектлар авторы, РФ Мәдәният министрлыгының Халыкара мәдәни үзәкләр федераль проекты кураторы, педагог Юлия Большова, республика районнарының мәдәният бүлекләре мөдирләре, республика театрлары һәм музейлары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл планлаштырыла.

  • Друза – вак минераллардан җыелган кыйммәтле минерал.
news_right_1
news_right_2
news_bot