news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Сербия театр фестивалендә гран-при алды

Буа дәүләт театры Белград шәһәрендә узучы театр фестивалендә Тургеневның “Му-му” әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән “Хозяйка” спектакле белән катнашты.

Буа театры Сербия театр фестивалендә гран-при алды
Буа театры

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры “Славия” XIX халыкара театр фестиваленең грани-приына лаек булды. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев Сербиядән хәбәр итә.

Буа дәүләт театры Белград шәһәрендә узучы театр фестивалендә Тургеневның “Му-му” әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән “Хозяйка” спектакле белән катнашты. Алар спектакльне 13 мартта уйнаганнар иде.

Әлеге фестиваль Сербиядә 9-16 март көннәрендә узды. Фестиваль программасында Казахстан, Хорватия, Беларусь һәм башка илләрнең спектакльләре бар.

“Жюри фестивальнең иң яхшы сәхнә әсәре дип Татарстынның Буа театры башкаруындагы “Хозяйка” спектаклен саный”, - дип игълан итте оештыручылар.

“Хозяйка” спектакле режиссер Тимур Кулов тарафыннан сәхнәләштерелгән. Ул рус телендә уйнала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100