Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа театры Санкт-Петербургта «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасын күрсәтәчәк
3 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Санкт-Петербургның А.А. Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында Татарстанның Буа театры «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасын күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
«Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасы – гаилә кыйммәтләре һәм сукбайлар тормышы турындагы спектакль. Төп героиня җитди сынауларга дучар була (иренең һәм эчкече улының мыскыллаулары, кызының битарафлыгы, ваемсызлыгы), аңа бу сынауларны җиңәргә мәхәббәт ярдәм итә. Нәрсә ул бәхет? Бәхеткә юлны каян табарга? Спектакль герйлары фикеренчә, бәхет үзебезнең кулда, аяк астында гына, әмма кешеләр аны аңламый – һәрвакыт бәхеткә юл эзли, дип аңлатма бирелә спектакльгә.
Мелодраманың авторы Зифа Кадыйрова, режиссеры Тимур Кулов. Спектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән татарча күрсәтеләчәк. Ул Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз