news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре”н сәхнәләштерде

“Абага” спектакле “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры журналистларга һәм театр белгечләренә Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган “Абага” спектакленең ябык премьерасын тәкъдим итте. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.

  • Спектакль Ркаил Зәйдулланың биш хикәясен “Мишәр хикәяләре” исеме астында берләштергән. Әсәрне театрга чакырылган режиссер Егор Чернышов куйган. Рәссам – Илшат Вилданов.

Спектакль авторның “Мылтык” хикәясе белән башлана. Алга таба “Әрмән Сөембикәсе”, “Абага чәчәге”, “Алла” хикәяләре белән дәвам итә дә, “Йорт иясе” хикәясе белән тәмамлана.

Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча эскиз Буа театры җәй көне куя торган театраль лаборатория өчен әзерләнгән иде. Театр җитәкчелеге аны спектакль итеп үстерергә карар иткән.

“Абага” спектакле “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды.

Премьераны Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла үзе дә карады. Ул театр җитәкчелегенә, артистларга һәм режиссер Егор Чернышовка рәхмәтләрен җиткерде, үзенең шәп әсәрләрен язган булуын да искәртеп узды.

Әлеге спектакль белән театр фестивальләргә катнашырга ниятли. Аның беренчесе Камал театры инициативасы белән үткәрелүче “Һөнәр” яшь режиссура фестивале булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100