Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа театры Новороссийск фестиваленнән лауреат булып кайта
Буа дәүләт театрының «Шобага»спектакле «Театральная гавань» фестивалендә иң яхшы спектакль дип танылган.
«Буа театры Кара диңгез буенда – Новороссийск шәһәрендә халыкара фестивальдә катнашты. Фестиваль дәвамында булсак та, ябылган көнне була алмадык. Ләкин тамашачы реакциясе буенча да спектаклебезгә игътибар булачагын аңлаган идек инде», – диде театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.
«Жюриның фикер алышуыннан, тамашачының елап чыгуыннан, рәхмәт сүзләреннән үз спектаклебезнең уңышын күрдек. Театрыбызга искитмәле мөнәсәбәт күрдек», – ди ул.
Оештыручылар театрның тарихи хәтер темасын талантлы итеп күтәрүен билгеләп үтә.
Фестивальдән кайтышлый коллектив Әстерхан шәһәренә тукталып, «Пушкин картасы»на рус телендә «Барыния» спектаклен уйнаган. Бүген шуны ук Волгоградта уйныйлар.
Кич белән Буа театры Волгоградта татар тамашачысы соравы буенча Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайда?» спектакле уйнаячак.
- Мистик тарих жанрында куелган «Шобага» документаль спектаклен Буа театрында Тимур Кулов куйды. Спектакль Казанда «Нәүрүз» фестивалендә катнашты, «Кудымкар фестивалендә гран-прига ия булды, Санкт-Петербургта уйналды.
- Сюжеты буенча карчыклар ахирәтләрен соңгы юлга озатырга киләләр һәм төне буе аны саклаганда үткәннәрен искә алалар. Аларның хатирәләрендә сугыш та, ачлык еллары да, мәхәббәтләре дә сыйган. Әсәр аутентик мизгелләр белән ныгытылган, йолалар, җыр-биюләр кертелгән.
- «Театральная гавань» халыкара театр фестивале Новороссийскида дүртенче тапкыр уза. Аның арт-директоры – Новороссийск муниципаль драма театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Кушпель.
- Фестиваль 16 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр дәвам иткән. 9 көн дәвамында төрле форматтагы 17 спектакль күрсәтелгән. Конкурста алты спектакль катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз