news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Мирсәй Әмир драмасы буенча «Тормыш жыры» спектаклен тәкъдим итәчәк

Спектакль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Буа театры Мирсәй Әмир драмасы буенча «Тормыш жыры» спектаклен тәкъдим итәчәк
buinsk-tat.ru

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа драма театры прозаик һәм драматург, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәй Әмир әсәре буенча «Тормыш җыры» дип исемләнгән спектакльнең премьерасын әзерли. Бу хакта "Знамя"азетасы яза.

Спектакль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Хәзер артистлар репетицияләрдә мәшгуль.

Спектакльнең төп геройлары Адав-Толымбай авылында яшәүчеләр булачак. Алар – колхоз бригадиры Фатыйма Вилданова (бригадир Фатыйма) һәм Мансур Сәлахов (аның ире Басыр). Авыл халкы әсәр геройлары, спектакль язу тарихы турында истәлекләре белән уртаклашты. Мирсәй Әмирнең 1946 елда нәкъ менә шушы авылда «Тормыш җыры» драмасын язуы билгеле.

Буа театры - иң борынгы татар профессиональ театрларының берсе, 2017 елда аңа йөз яшь тулды. Аның сәнгать җитәкчесе - Раил Садриев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100