news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Буа театры Мичуринск театр фестивалендә ике номинациядә җиңү яулаган
Скопировать ссылку
Буа театрының матбугат үзәге
Буа театры Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә «Владимир Зельдин ватанында» дип аталган халыкара фестивальдә ике номинациядә җиңү яулады.
«Без бу фестивальгә Тимур Кулов куйган «Шобага» спектакле белән катнаштык», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театр «Иң яхшы спектакль» һәм «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңү яулаган.
- «Владимир Зельдин ватанында» халыкара фестиваль Мичуринск драмтеатры базасында икенче тапкыр уза. Темасы быел «Галиҗәнәп хатын-кыз» дип билгеләнгән. Программага классик һәм заманча спектакльләр, шулай ук СССРның халык артисты Владимир Зельдин репертуарыннан спектакльләр кергән.
- 17-23 октябрь көннәрендә Минск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Буа (Татарстан), Ирбит, Таганрог, Орел, Ельц, Вольск театрлары үз спектакльләрен күрсәткән.
- «Шобага» – Буа дәүләт драма театрының фестивальләрдә иң актив катнашкан спектакле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot