news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры «Мелихов язы» халыкара театр фестивалендә катнашты

«В футляре» спектаклен Буа дәүләт театрында яшь режиссер Тимур Кулов сәхнәләштергән иде.

Буа театры «Мелихов язы» халыкара театр фестивалендә катнашты
архив

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мелихов язы» ХХ халыкара театр фестивалендә катнашучы театр тәнкыйтьчеләре Буа театрының «В футляре» спектаклен югары бәяләгәннәр. Бу хакта театр директоры Раил Садриев хәбәр итә.

А.П. Чеховның «Мелихово» Дәүләт әдәби-мемориаль музей тыюлыгында «Мелихов язы» ХХ халыкара театр фестивале бара. Төп программага Чехов әсәрләре яки язучының үзе турында әсәрләр кертелә тамашачыга режиссерлар белән иҗади очрашулар һәм башка махсус чаралар тәкъдим ителә.

  • Юбилей фестивалендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Липецк, Донецк, Волгоград, Чиләбе, Рязань, Кинешма, Татарстан, Воронеж һәм Мәскәү өлкәләре театрлары катнаша. Афишада Нью-Йорк (АКШ), Вена (Австрия), Тимертау (Казахстан) тетарлары да бар. Буа театры – Татарстанны тәкъдим итүче бердәнбер театр.

«В футляре» спектаклен Буа дәүләт театрында яшь режиссер Тимур Кулов сәхнәләштергән иде.

«Мелихов язы» ХХ халыкара театр фестивале иртәгә ябыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot