news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Буа театры Люберцыда өч спектакль күрсәтәчәк
Мәскәү өлкәсенең Люберцы каласында Татар мәдәнияте айлыгы дәвам итә.
Скопировать ссылку
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Буа дәүләт сатира театры Люберцы каласында уза торган Татар мәдәнияте айлыгында катнаша. Бу хакта Люберцы татарлары оешмасы хәбәр итә.
Татарстанлылар 8 декабрь көнне балалар өчен рус телендә "Перекресток снов" исемле спектакль тәкъдим итәчәк.
Кичен исә Буа театрының "Кодалар-кодачалар" спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак.
Мәдәни программа якшәмбе, 9 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Бу көнне тамашачыларга А.Чехов әсәре буенча куелган "В футляре" спектаклен күрсәтү планлаштырыла. Спектакль рус телендә барачак.
- Люберцыда Татар мәдәнияте айлыгы 19 ноябрьдә ачылган иде. Мәдәни чаралар Мәскәү өлкәсе каласында 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм татарча диктант язу белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot