news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры Кудымкар фестивалендә гран-при алды

Театр фестивальдә Тимур Куловның «Шобага» спектакле белән катнашты.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры «Шобага» спектакле белән Кудымкар фестивалендә гран-при алды.

«Сообщение» III милләтара театр фестивале нәтиҗәләре Коми-Пермяк милли драма театры сайтында урнаштырылган.

«Сообщение» III милләтара театр фестивале Коми-Пермяк милли драма театрында 11 — 16 октябрь көннәрендә үтә. Гран-при өчен Буа, Уфа, Воронеж, Кудымкар һәм башка шәһәрләрдән театрлар ярышты.

Тимур Куловның «Шобага» спектакле мистик тарих дип бирелгән. Ул татар карчыкларының хикәяләреннән төзелгән мозаика. Сәхнә әсәре реаль интервьюларга нигезләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot