news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры «Кече шәһәр театрлары» бөтенроссия театр фестивалендә катнаша

Быел «Кече шәһәр театрлары» фестивале 3 – 10 июнь көннәрендә Чаллыда үткәреләчәк.

Буа театры «Кече шәһәр театрлары» бөтенроссия театр фестивалендә катнаша
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган «Абага» спектакле белән «Кече шәһәр театрлары» XVIII бөтенроссия театр фестивалендә катнаша. Фестиваль программасы оештыручы булган Милләтләр театры сайтында урын алган.

Быел «Кече шәһәр театрлары» фестивале 3 — 10 июнь көннәрендә Чаллыда үткәреләчәк. Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын үткәрү программасына кертелгән.

Фестивальне РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиянең Милләтләр театры оештыра. Быел фестивальдә 14 спектакль катнаша. Алар Пермь крае, Свердловск, Кемеров, Самара, Чиләбе, Ростов, Иркутск һәм Псков өлкәләреннән, шулай ук, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан.

Татарстанны Буа театры белән бергә Чаллының «Мастеровые» муниципаль театры да тәкъдим итәчәк. Алдагы елларда «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә Татарстанның Әлмәт һәм Минзәлә театрлары катнашты. Әлмәт театры фестивальнең Гран-приына да ия булганы бар.

Февральдә оештыручылар Татарстанга спектакльләр өчен мәйданчыклар сайларга киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot