news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры Казанның биш мәдәният сараенда спектакльләрен күрсәтә

Буа театры Казанның биш мәдәният сараенда спектакльләрен күрсәтә
Нурислам Исмәгыйлев, Буа театрының матбугат үзәге

Буа театры спектакльләрен Казанның биш мәдәният сараенда карап булачак. Шуларның дүртесендә театрның халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре лауреаты булган «Шобага» мистик спектакле күрсәтелсә, берсендә театрның премьерасын карап булачак.

«Казан гастрольләре» проекты кысаларында Казанга спектакльләребезне алып киләбез. «Шобага» – безнең иң яхшы спектакльләребезнең берсе», – дип хәбәр итә театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

24 ноябрьдә «Шобага» спектакле Тимерьюлчылар мәдәният сараенда күрсәтелә. 27 ноябрьдә – Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда. 28 ноябрьдә – «Юность» мәдәният сараенда. 29 ноябрьдә – «Сәйдәш» мәдәният сараенда.

26 ноябрьдә Константиновка мәдәният сараенда театрның премьерасы – «Дәрвиш» спектакле күрсәтелә. Спектакльнең авторы – Раил Садриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot